Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Санитар-эпидемиологик хәл саклану сорый

5 декабрьдән чикләүләр кертелде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 82 процентка артып киткән.
Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар санының интенсивлыгын киметү максатында 15 декабрьдән чикләү чаралары кертелде. Тиешле карарны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе, республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалады.
Документ нигезендә медицина учреж-дениеләрендә ятып дәваланучылар янына керү (авыр хәлдәгеләрне караучылардан тыш), шулай ук балалар һәм өлкәннәр тәүлек буе була торган учреждениеләргә керү чикләнә.
Дәваханәләрдә, транспорт чараларында, тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр булган медицина оешмасына килүчеләргә һәм персонал өчен мәҗбүри битлек режимы кертелә.
Грипп һәм кискен рес-пиратор вируслы инфекция белән бәйле рәвештә белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге алып баручы оешмаларда сыйныфта яки төркемдә 20 проценттан артык бала авырганда, укыту һәм тәрбия бирү процессы туктатылачак.
Район буенча да кискен респиратор вируслы инфекция йоктырып авыручылар санының артуы күзәтелә. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин белдерүенчә, атна башына кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны шактый арткан, атна азагына чирләүчеләр кимү күзәтелгән. Тик шунысы бар, соңгы көннәрдә генә районда 4 кешегә грипп диагнозы куелуы ачыкланган.
- Грипп диагнозы куелу, кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручыларның күп булу инфекциянең тиз йогышлы булуын күрсәтә. Шуңа да, профилактик чараларга җитди карау бик мөһим. Монда төп биш профилактик чарага игътибарлы булырга кирәк. Кулларны еш юу, өстәл, җиһазлар өслекләрен даими дезинфекцияләү; авыру билгеләре булган кешеләргә якын килүдән тыелу, кеше күп булган урыннарга баруны чикләү, маска кию, гомумән, башка кешеләр белән аралашканда бер метр дистанция тоту; сәламәт яшәү рәвеше алып бару, яхшы йокы, витаминлы ризыклар куллану, саф һавада еш булу; ә авыру йоктырган очракта үз-үзеңне дәвалау белән мавыкмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә; гаиләдә авыручы кеше булганда аны аерым бүлмәдә тотарга киңәш ителә, - ди Ринат Миңнуллович.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев