Гомер бәйрәмегез котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Светлана Михайловна Журавлева бүген үзенең 60 яшьлеген билгели.
Кадерле тутабыз, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Дөньяның бар яктылыгын үзеңә җыйган, шат күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле кеше син. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – тормыш юлын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, кайгы-хәсрәтсез үтәргә язсын. Җизнәбез белән тигез тормышта, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, сәламәт булып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Юбилеең кебек куанычлы
Булсын җирдә һәрбер мизгелең.
Исәнлектә һәм шатлыкта үтсен,
Кадерлебез, бөтен гомерең.
Иң изге теләкләр белән сеңлең Римма-киявең Николай, балалар. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев