Зәйнең «Алтынчәч» бакчасында «Безнең изге эшләр» акциясе узды
Педагоглар, хезмәткәрләр, балалар һәм ата-аналар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кирәкле гуманитар ярдәм җыйдылар.
"Беренчеләр хәрәкәте” төркеме балалары 23 сентябрьдә үзләре җыйган әйберләрне “Зәй сезнең белән” төркеме волонтерларына илтеп тапшырдылар.
Волонтерлар белән очрашу аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Алар балаларга үз эшләре турында сөйләп кенә калмадылар, ә маскировка челтәрләренең ничек үрелүен күрсәттеләр. Балалар бу челтәрләрнең Ватаныбыз иминлеге сагында торучыларның гомерләрен коткаручы күзгә күренми торган калканга әверелүен белделәр.
“Без акциядә катнашучыларның барысына да ярдәмчел, игелекле һәм бердәм булулары өчен рәхмәт белдерәбез! Әти-әниләребезгә һәм хезмәттәшләремә әлеге мөһим чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт”, - ди бакча мөдире Ләйлә Мостафина.
- Фотолар бакчадан.
Нет комментариев