Азалина, Анастасия, Карина һөнәри осталык буенча чемпионатта «алтын», «көмеш» һәм «бронза» алдылар.
1 апрельдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының төбәк этабы булып узды, анда зәйлеләр дә катнашты.
Зәй политехник көллиятенең «Пешекче» һөнәре буенча беренче курс студенты Азалина Сәйфуллина «Икмәк-күмәч эшләнмәләре пешерү» компетенциясендә көч сынашты. Конкурс сынавы барышында аңа «Чиабатта» ипиен әзерләргә кирәк булган. Ул Европа кухнясында икмәк-күмәч әйберләре әзерләү буенча бик яхшы күнекмәләр күрсәтә алган һәм алтын медаль яулады. Хәзер инде Азалина остазы Ирина Иванова белән бергә «Абилимпикс» чемпионатының илкүләм сайлап алу этабына әзерләнә, ул төбәк чемпионатларында җиңүчеләрне берләштерәчәк.
«Азык-төлек артдекоры остасы» компетенциясендә «Кондитер» һөнәре буенча белем алучы икенче курс студенты Анастасия Әхмәтъярова катнашты. Аңа шикәр мастикасыннан «Ел фасыллары» темасы буенча ике фигура ясарга кирәк булган.
«Анастасия яхшы әзерлекле булуын күрсәтте һәм икенче урынны алды. Мин укучым белән горурланам», — ди остазы Светлана Андрианова.
«Кондитер эше» компетенциясендә «Кондитер» һөнәре буенча белем алучы икенче курс студенты Карина Вәлиева катнашты. Ул декоратив бизәкле чизкейк торты, шулай ук «Ел фасыллары» темасына стаканда десерт әзерләгән. Бу эшләре өчен студент кыз өченче урынга ия булган. Аның остазы – Юлия Демидова.
Нет комментариев