Әби кеше әлеге сумманы почта бүлеге операторлары аша күчергән
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган, тикшерелә.
- 19 августта бүлеккә 85 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Билгесез кеше сыйфатсыз медикаментлар өчен акча кайтарам дип, 537190 сум акчасын урлаган.
- 15 июльдән 19 августка кадәр әлеге әби почта бүлегенә килеп, оператор аша кырыгалдарга акча күчергән.
–“Мошенниклык факты буенча җинаять эше ачылды, анда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, – дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
17 августта җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре хәрби полиция хезмәткәрләре белән берлектә хәрби частьтан үз белдеге белән киткән 34 яшьлек Зәй кешесен тоткарлаган.
Нет комментариев