Зәйнең «Радость» үзәгендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында семинар узды
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре «Социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системасында эшләү буенча укыту семинарлары үткәрә.
Чираттагы семинар-практикум 7нче мәктәптә узды. Анда шәһәр-район мәктәпләре һәм балалар бакчалары вәкилләре, муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, профилактиканың төрле субъектлары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
— «Радость» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең тәҗрибәле белгечләре мәгълүмат алмашу регламенты, автоматлаштырылган система структурасы, алгоритмах һәм мәгълүматны базага кертү критерийлары турында мәгълүмат бирде. Катнашучылар яңа белемнәр алып, системада эшләү күнекмәләрен ныгыта һәм камилләштерә алдылар, — ди «Радость» үзәге белгече Ирина Грузинцева.
Семинар ахырында катнашучыларны мәгълүмати системада гаиләләрне ачыклау һәм социаль хәвефле хәлдәге гаиләләрне реабилитацияләү буенча индивидуаль программа чараларын үтәүнең 100 процентын активлаштырырга чакырдылар. Мондый чаралар һөнәри элемтәләр һәм хезмәттәшлек челтәрен булдыруга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев