Зәйнең 9нчы мәктәбендә бүгенге заман герое белән очрашу узды
Яңалыклар

Зәйнең 9нчы мәктәбендә бүгенге заман герое белән очрашу узды

Зәйнең 9нчы мәктәбендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Синең исемеңне, герой, данлыйбыз» дигән музей дәресе үтте.

Күңел җылысы белән сугарылган әлеге чара балалар өчен батырлык дәресе генә түгел, ә бүгенге заман геройлары белән очрашу да булды. Чарага махсус хәрби операция ветераны Cергей Изосимов, буыннар хәтерен саклаучы район ветераннар советы рәисе  Алексей Алексеев чакырылган иде.

“Сергей Михайлович укучыларга хәрби хезмәт, сугышчан бурычлары турында сөйләде. Хәрби хәрәкәтләр ветераны укучыларга махсус операциядә катнашучы солдатларга җылылык һәм ярдәм нуры булган күңелгә үтеп керерлек балалар хатлары һәм рәсемнәре  өчен рәхмәт белдерде. Балалар кулы белән язылган һәр сүз дулкынланып укыла һәм, йөрәкләрне җылытып, кадерләп саклана, диде ул. Шулай ук махсус хәрби операциядә алган бүләкләре, сугышчан иптәшләре турында сөйләде”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.


Нет комментариев