Яңалыклар

Зәй халкын бәрәңге сабакларын чүп контейнерларына салмаска чакырдылар

Хәзерге вакытта үз хуҗалыклары белән яшәүчеләр бәрәңге казырга кереште. Ә бәрәңге сабагын кайда кую дигән сорау күпләрне борчый

Үсемлек калдыкларын чүп контейнерына салмагыз!

Зәй халкыннан чүп контейнерларына бәрәңге сабакларын, киселгән агач ботакларын, кипкән үләнне салмаска сорыйлар. Үсемлек калдыклары каты көнкүреш коммуналь калдыкларга керми һәм аларны чыгаруга тариф исәпләнмәгән. Ботаклар, бәрәңге сабаклары чүп контейнерында күп урын ала, шуның аркасында башка яшәүчеләргә көнкүреш чүп-чарын салырга урын җитми.

Штраф түләсең килмәсә, компост чокыры яса

Ә бәрәңге сабакларын, агач ботакларын чүп контейнерлары янәшәсенә куйган өчен гражданнарга 2 мең сум штраф каралган. Бәрәңге сабагын, кипкән үләнне хуҗалык территориясендә компост чокыры ясап салырга, ә агач ботакларын ваклап черемәгә кулланырга киңәш итәләр. Үсемлек калдыклары күп булса, аларны махсус оешма аша чыгаруга заказ бирергә мөмкин.

Чүп чыгару мәсьәләләре буенча көнкүреш калдыклары белән эшләүче оешмага диспетчерга мөрәҗәгать итәргә була: +7 987 410-01-93, шәһәр башкарма комитетының телефон номеры: 8 (85558) 9-90-12, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге: 8 (85558) 9-90-55, 9-90-56.


Нет комментариев