Быел мәктәп бусагасын беренче тапкыр «Зәй-информ» белгечләренең өч баласы да атлаячак
Традиция буенча Белем көне алдыннан «Зәй-информ» редакциясе иң яшь кунаклар – булачак беренче сыйныф укучылары өчен ишекләрен ачты.
Бүген, 25 августта, «Зәй-информ»га «Зай-ТВ» корреспонденты Адилә Борһанова кызы Мәдинә, «Новый Зай» газетасы корреспонденты Ирина Смирнова улы Матвей һәм реклама буенча менеджер Кристина Минаева улы Аким чакырылды.
Балалар котлаулар кабул итте
«Татмедиа» АҖнең «Зәй-информ» филиалы директоры Александр Исаков беренче сыйныф укучыларына изге теләкләр җиткерде. Ул балаларны яңа тормыш чоры башлану белән котлады һәм һәркайсына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак тапшырды.
«Татмедиа» дан бүләкләр массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең гаиләләре өчен күңелле сюрприз булды, җәйге каникулларның соңгы көннәрендә бәйрәм кәефен арттырды.
Нет комментариев