Зәйдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды
Яңалыклар

Зәйдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды

Зәйдә хәрби хезмәткә чакырылучылар көне бу юлы аеруча үзгә үтте. Политехник колледж территориясендә тантаналы чарадан соң студентлар һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары командаларга бүленеп хәрби әзерлек һәм физик культура күнекмәләре буенча ярышларда катнаштылар.

Иң башта армия хезмәте яше килеп җиткәннәргә теләкләр юлланды, районкүләмендә уздырылучы патриотик чараларда актив катнашкан егетләр бүләкләнде.

- Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне – ул Ватан сагына басачак яшьләребезгә аерым хөрмәт күрсәтү билгесе. Һәр чорда да илебездә Ватан сакчыларына тирән ихтирам  күрсәтелгән һәм бүген дә ул шулай. Шунысын онытмагыз, сезнең алдыгызда зур җаваплылык тора, кайда гына булсагыз да, туган җиребезнең лаеклы горурланырлык уллары булыгыз. Без сезне биредә алга таба зур эшләр өчен көтәбез, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова. 

Һәм ул тиздән армия хезмәтенә китәчәк, политехник колледж студентлары булган егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар – Никита Макиев, Глеб Маленков, Ярослав Карпов, Клим Волков һәм Азат Бәдретдинов. Егетләр үз чиратларында хәрби хезмәтне лаеклы үтәргә сүз бирде. 

Шулай ук, район күләмендәге патриотик юнәлештәге чараларда актив катнашучы, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе булган, актив гражданлык позициясендә торучы шәһәрнең 6нчы мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Михаил Аввакумов башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Мин үзебезнең Зәебезне бик яратам, алга таба кайда гына эшләргә, яшәргә туры килсә дә, туган ягымны һәръяктан күтәрергә, аны зурларга тырышачакмын. Ә Ватан сакчысы булу,  егет кеше өчен горурлык, дип саныйм”, - ди егет. 

Тантанлалы чара барышында яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә өлеш керткән колледж директоры Вәсилә Исрафилова, мәгариф бүлеге методисты Лилия Гатина, махсус хәрби операциядә катнашкан   ветеран Виталий Медведевка район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Хәрби хезмәткә алыначак егетләргә хәер-фатиханы хәрби комиссариаттан Александр Гурьянов, Иске Зәй бистәсе мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов та бирделәр.

“Илдә һәрдаим Ватан сакчыларына ихтыяҗ зур. Бу зур җаваплылыкны намус белән үтәгез”, - диде алар. 

Тантаналы өлештән соң 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләр, татар гимназиясе, политехник колледж командалары турникта тартылу, гер күтәрү, канат тартышу, граната ату, автоматны сүтеп-җыю, футбол уенында көч сынаштылар. 

“Армия безнең егетләрнең физик яктан ныклы әзерлекле булуларын сорый. Шуңа да без хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә менә шундый сынау да үткәрергә карар иттек. Иң мөһиме яшьләребез барысы да физик һәм рухи көчле булсыннар”, - дип ассызыклады яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева.


Нет комментариев