Зәйдә укучыларга  ветеринар һөнәре турында сөйләделәр
Яңалыклар

Зәйдә укучыларга ветеринар һөнәре турында сөйләделәр

Шәһәрнең 1нче мәктәбендә Зәй ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең тугызынчы сыйныф укучылары белән очрашуы узды.

Ветеринар һөнәре турында балаларга Нияз Салихов сөйләде. Ул бу эшнең никадәр күпкырлы һәм кызыклы булуын аңлатты. Бу хайваннарны дәвалау гына түгел, ә продуктларның сыйфатын контрольдә тоту, лаборатор тикшеренүләр, авыл хуҗалыгында эшләү һәм башкаларны үз эченә ала.

Укучылар сөйләшүдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм кайда ветеринарлыкка өйрәнергә һәм һөнәр юлын нәрсәдән башларга икәнлеге белән кызыксындылар. Мондый очрашулар укучыларга булачак белгечлек үзенчәлекләрен яхшырак аңларга һәм аңлы сайлау ясарга ярдәм итә.


Нет комментариев