28 октябрьдә Зәйнең 7нче мәктәбендә гадәти булмаган дәрес үтте.
10 «А» сыйныфы укучылары Ислам Гыйләҗев, Чыңгыз Сафрушев, Линар Рәҗәпов һәм Леонид Сабанов 6 «В» һәм 2 «А» сыйныфы укучылары өчен остазлар ролендә 3D-модельләштерү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Югары сыйныф укучылары теорияне аңлатып кына калмадылар, ә 3D технологиянең хәзерге дөньяны ничек үзгәртүен дә күрсәттеләр. Укучылар 3D-технологияләрнең медицинада протезлар һәм хирургия шаблоннары ясау өчен, архитектурада-бина макетларын төзегәндә һәм хәтта көнкүрештә – электроника өчен корпуслардан алып азык-төлек продуктларына кадәр кулланылуын белделәр.
Иң мавыктыргыч этап практик өлеш булды. Ислам Гыйләҗев 3D-принтерда басылган үз эшләрен тәкъдим итте: катлаулы модельләр, миниатюралы архитектура макетлары, персонаж фигуралары һәм җайланма прототиплары. Кече сыйныф укучылары аларны кулларында тотып, якыннан күрә алдылар.
Материалны беркетү өчен, унынчы сыйныф укучылары викторина үткәрделәр. Сораулар принтерның үзенә дә, кулланыла торган материалларга да кагылды. Иң эрудицияле катнашучыларга югары сыйныф укучылары алдан әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- Кече сыйныфлар күзендә шундый зур кызыксыну күрү бик күңелле булды. Икенче сыйныф укучысына катлаулы теманы аңлатканда, барысын да үзеңә киштәләргә бүләргә туры килә. Бу безнең өчен дә бик яхшы тәҗрибә, - дип тәэсирләре белән уртаклашты 10 «А» сыйныфы укучысы Ислам Гыйләҗев.
Остазлыкның мондый форматлары өлкәннәргә гавами чыгышлар һәм лидерлык күнекмәләрен үстерергә, ә кечкенәләргә уен формасында заманча технологияләр белән танышырга һәм булачак һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә ярдәм итә.
Нет комментариев