Зәйдә “Типография” инклюзив остаханәсе” практикасы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрде
Зәйнең “Радость” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге 2024 елның августыннан “Типография” инклюзив остаханәсе” социаль практикасын гамәлгә ашыра. Ул өлкән яшьтәге гражданнарга һәм көндезге бүлеккә йөрүче инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Үзәктә уздырыла торган чаралар «Гаилә» илкүләми проектының «Өлкән буын» федераль проекты бурычларын үтәүгә юнәлдерелгән, ул - 2024 елда тәмамланган «Демография» илкүләм проектының дәвамы.
Практиканың төп максаты -18 яшьтән өлкәнрәк булган менталь һәм психик тайпылышлары булган гражданнарны хезмәт остаханәсендә полиграфия продукциясе әзерләү буенча һөнәри күнекмәләр формалаштыру юлы белән социализацияләүгә ярдәм итү.
Практиканы гамәлгә ашыру дәверендә бүлектә тәрбияләнүчеләр полиграфия нигезләре белән таныштылар һәм басма продукция әзерләүнең төп процессларын өйрәнделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, практиканы гамәлгә ашыру чорында үткәрелгән анализ буенча тернәкләндерү процессы динамикасы социаль хезмәтләр алучыларның 99 процентында күзәтелә.
Хезмәт күнекмәләрен үстерү дәрәҗәсен бәяләүгә караганда, остаханәдә эшләгәндә ике тәрбияләнүче югары дәрәҗәгә ирешкән, 8енең уртача дәрәҗәдән югарырак. Практика чаралары комплексын гамәлгә ашыруны мониторинглау, этаплы диагностика нәтиҗәләре буенча максатчан төркемнең 100 процентында коммуникатив күнекмәләр һәм аралашу даирәсе киңәю күзәтелә.
“Типография” инклюзив остаханәсе” социаль практикасын көндезге бүлек эшчәнлегенә кертү социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрде. Алар һөнәри күнекмәләрен үстерү һәм яңа һөнәр белән танышу мөмкинлеге алалар, төркемдә социализация һәм коммуникация күнекмәләрен үзләштерәләр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның казанышлары бүлекчә белгечләрен әлеге практиканы үстерү буенча алга таба да эшләргә этәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев