Зәйдә район хакимиятендә җирле матбугат чараларына язылу оештырылды
Зәйдә район газеталарына язылу дәвам итә. Бүген район Советы җитәкчеләре һәм барлык хезмәткәрләр күмәкләп “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарына язылдылар.
“Һәр ярты ел саен район басмаларына язылуны хакимият бинасында бер көндә оештырабыз. Бүген дә безгә редакция хезмәткәрләре, почта бүлегеннән килеп теләгән басма матбугатка язылу мөмкинлеген тудырдылар. Газеталар районыбызда барган эшне, төбәгебез кешеләре көнкүрешен, балаларыбызның үзенчәлекле гамәлләрен яктыртып бара. Шуңа да басма матбугатка сорау зур. Кайбер хезмәткәрләр район газеталарын әле әти-әниләренә, өлкән туганнарына бүләк итеп тә яздырды”, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева.
Почта бүлекләре аша газеталарга язылу бәясе 992 сум 76 тиен, ә редакциядән килеп алу шарты яисә хезмәт коллективына редакциядән китертүгә күмәкләп язылганда бер газета бәясе 600 сум тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев