Зәйдә Николай һәм Ирина Жилалар алтын туйларын билгеләп үтте
11 апрельдә Зәй ЗАГСында алтын туйга җиткән парны хөрмәтләделәр.
50 ел элек — 1970 елда алар монда ук бер-берсенә кайгыда һәм шатлыкта да бергә булырга вәгъдә биргәннәр. Ярты гасыр пар сукмактан атлап, алтын туйга барып җиткән ир белән хатын тантаналы чарада үзләрен яшьлекләренең татлы көннәренә әйләнеп кайткан кебек тойдылар. Үзе бер гомер. Үзе бер тарих.
-Хәетрлисеңме, мин ничек дулкынланган идем ул көнне? — дип иренә сораулы карашын төбәде Ирина Филипповна.
-Кичә генә булган кебек, — дип уйчан йөз белән җавап кайтарды Николай Иванович.
Аларны юбилярларның Мактау китабына имзаларын куйдылар.
-Бүген сезнең законлы төстә никахка керүегезгә 50 ел тулды. Сез ярты гасыр бергә яшәп кенә калмадыгыз, ә бер-берегезгә назлы, ихтирамлы һәм тугрылыклы булып калдыгыз. Сез гаилә генә түгел, ә ышаныч, сабырлык һәм чиксез ярдәм урыны булган тулы бер галәм төзедегез, — дип мөрәҗәгать итте аларга ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина.
Мәхәббәт, ышаныч, бер-береңне хөрмәт итү, тугрылык, уртак максатлар, хыяллар һәм мавыгулар — «алтын» юбилярларның гаилә бәхете сере әнә шулардан гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев