Хәрби элек Зәйнең футбол буенча җыелма командасында уйнаган.
14 августта «Энергия» стадионында 2013 елгы малайлар командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә матч узды. Футбол мәйданында Зәйдән «Барс» һәм Әлмәттән «СШ-3» командалары очрашты.
Матчны ачу тантанасына махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете дә килде. Ул яшь футболчыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Хәрби үзе дә элек Зәйнең футбол буенча җыелма команда составында уйнаган һәм Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында катнашкан.
Матчта катнашуы өчен рәхмәт йөзеннән балалар аңа талисман һәм истәлекле сувенир рәвешендә футбол тубы бүләк иттеләр.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев