12 мартта 6нчы мәктәптә әтисе махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган хәрбинең кызын туган көне белән котладылар.
Кираны котларга әтисенең хезмәттәшләре, хәрби комисариаттан белгеч Георгий Борисов, "Зәй җылысы" хәйрия фондыннан Марат Кыямов мәктәпкә килде. Мәктәп директоры Ләйсән Камалиева район җитәкчелеге исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Кираны туган көне белән котлаучылар барлык теләкләренең тормышка ашуын, укуында уңышлар теләп, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырдылар.

“Кира, синең әтиең - чын герой. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, без сезне ташламаячакбыз”, - диде хәрбинең хезмәттәшләре.
Һәм алар Кираның әтисе турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Фотолар 6нчы мәктәптән.
Нет комментариев