Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби конкурс узды
Яңалыклар

Зәйдә Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби конкурс узды

4 майда Зәйнең “Без бергә” психологик-педагогик үзәгендә Бөек Җиңү көненә багышланган әдәби конкурс оештырылды.

Конкурста катнашучылар  ике  - татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп шигырь уку осталыкларын күрсәттеләр.

Чара балалар музыка мәктәбе коллективларының иҗади номерлары белән ачылды. Һәр чыгыш ясаучы, ата-бабаларыбыз кичерешләренең тирәнлеген һәм каһарманлыгын ачып, күренекле шагыйрьләрнең әсәрләрен һәм үз шигырьләрен укыды. 

Чараны оештыручы, Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй районындагы вәкиллеге җитәкчесе  Роза Гатауллина тарихи хәтерне саклауның һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

-Мондый чаралар безгә җиңү яулаган геройларыбызның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләргә һәм яшьләр арасында патриотизм хисе формалаштырырга ярдәм итә, - диде ул.

Конкурс төрле яшьтәге һәм милләттәге шигърият сөючеләрне берләштереп, районның мәдәни тормышында күркәм вакыйгага әверелде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев