Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Бөек әдибебез Габдулла Тукай туган көне алдыннан укучылар традицион төстә фәнни эшләр яклады

Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте. Быел ул унбишенче тапкыр үткәрелде.

Конференция Тукай иҗатын өйрәнү белән беррәттән җирле билгеле затлар турында мәгълүматларны тирәнәйтүне дә, Бөек Җиңүгә 80 ел тулуны да, батырлык темасын да үз эченә алды.

Шунысы мөһим «Тукай укулары» елдан-ел географиясен киң әйтә бара. Быелгы укуларда Зәй, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорский, Актаныш, Сарман, Яңа Чишмә районнарыннан укучылар катнашты. Эшләр өч юнәлештә 4 секциядә тикшерелде. Анда «Татар филологиясе», «Гуманитар белемнәр», «Фәндә беренче адымнар» буенча эшләр каралды.

Конференцияне ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова, 6нчы мәктәп директоры Ләйсән Камалиева чыгыш ясап, барлык катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Конференциягә 83 эш тәкъдим ителгән, шуның 56сы финалга сайлап алынган. Жюрига Чаллы педагогия югары уку йорты белгечләре дә җәлеп ителгән иде. Шулай ук район мәгариф идарәсе белгечләре, укучыларның кече фәннәр академиясе педагоглары, район басмалары редакторлары да эшләрне бәяләүдә катнашты.

Ә укучыларны әзерләгән педагоглар өчен «Этнокультура традицияләрен, укучыларны патриотик тәрбияләүдә куллану» темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

«Тукай укулары» XV төбәк фәнни-ufvokb конференциясе югары дәрәҗәдә узды. Һәр секциядә җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. Бүләкләү тантанасында катнашучыларның барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев