Зәйдә бер атнада ике янгын чыккан
Яңалыклар

Зәйдә бер атнада ике янгын чыккан

16 – 20 мартта район янгын күзәтчелеге хезмәте ике чакыру алган.

16 мартта 12 сәгать 30 минутта шәһәрдә Җиңү проспекты 19нчы йорт адресы буенча чүп контейнеры янган. Янгын нәтиҗәсендә чүп контейнеры эреп беткән.  Ут чыгуның сәбәбе - билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе. 

20 мартта иртәнге 5 сәгать  13 минутта шәһәрнең Трудовая урамында янгын чыккан. Ут чыгу нәтиҗәсендә шәхси хуҗалыктагы сарай тулысынча эчтән янып беткән.

“Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау өчен тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.


Нет комментариев