Зәйдә балалар ялын файдалы оештырырга омтылалар
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәктәп яны лагерьларенда ял итүче балалар өчен төрле танып белү чаралары оештырыла.
Китапханәгә кунакка килгән 4нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен каен темасына чара үткәрелде.
“Ак каен – рус табигатенең матурлыгы, Россия символы. Ул елның теләсә кайсы вакытында гүзәл. Элек-электән аның турында җырлар чыгарганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр һәм әкиятләр иҗат иткәннәр. Бу ак кәүсәле чибәрдән тормыш шатлыгы бөркелә, балаларга да әнә шул матурлыкны җиткерергә теләдек”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Туган як табигате, тарихы турындагы балачактан алган якты тәэсирләр еш кына кешенең хәтерендә гомерлеккә кала һәм балада үз иленең ватанпәрвәре һәм гражданы булырга ярдәм итә торган характер сыйфатларын формалаштыра.
фотолар – үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев