Зәйдә бакчачылык ширкәтләрендә янгыннарны кисәтү эше алып барыла
Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары бакчачылык ширкәтләрендә янгыннарны кисәтү өчен профилактик эш алып баралар.
Профилактик төркемнәр рейдлар вакытында бакчачылык ширкәтләрендә гражданнар белән әңгәмәләр үткәрәләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм бакча йортларында автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру кирәклеге турында аңлаталар.
“Янгын – бакчачылык ширкәтләрендәге иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе. Ут яшен тизлегендә таралырга мөмкин, ә янгын сүндерү часте янәшә дә генә урнашмаган. Шуңа күрә бакчачыларга үз участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү аеруча мөһим, ә ширкәт рәисенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бригадалары сулыкка һәм йортларның теләсә кайсысына тоткарлыксыз барып җитсен өчен барысын да эшләргә кирәк”, – ди район янгын күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы Зөлфия Ризванова.
фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев