Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй укучылары китапханәдә буктрейлерлар төшереп карадылар

Зәйдә «Китапханәдә беренчеләр хәрәкәте» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бу көннәрдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Укыйм! Яшим! Яратам!» дип исемләнгән яшүсмерләр атналыгы барды. Аның кысаларында китапханәчеләр «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән «Яшьләр һәм китап: бергәләп укыйбыз!» чарасын оештырдылар. Ул балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән күңелле һәм танып белү уеннары һәм конкурслардан гыйбәрәт булды.

Иң башта китапханә кунакларына экскурсиягә тәкъдим ителде, анда алар сәләтле зәйлеләр эшләре күргәзмәләре белән таныштылар, балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус китаплар җыелмасын карадылар.

Аннары укучыларга ике командага бүленергә һәм әдәби акыл ярышында катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар «Әдәби ассорти» квизы барышында классик һәм заманча әдәбият өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Өстәл уены уйнаганда, әдәбият геройларын таныдылар. Аннары, яраткан әсәрләре буенча буктрейлерлар төшергәндә, балалар вакытлыча актер һәм режиссер булдылар. Өстәвенә, һәрбер яшүсмер скрапбукинг стилендә яраткан китаплары өчен тышлык ясаганда үз фантазиясен күрсәтә алды.

Ирина Смирнова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев