Зәй музеенда Космонавтика көненә багышланган чара узды
Яңалыклар

Зәй музеенда Космонавтика көненә багышланган чара узды

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Космонавтика көне алдыннан 1нче мәктәпнең VII «Б» сыйныф укучылары өчен «Беренчеләр вакыты» музей дәресе үткәрелде.

Чара «Пушкин картасы» программасы кысаларында уздырылды.

  Дәреснең беренче минутларыннан ук балалар Юрий Гагаринның батырлыгы, аның исеме космосны үзләштерү тарихына алтын хәрефләр белән мәңгегә язылуы турындагы мавыктыргыч хикәягә чумды.

«Йолдызларга юл салган дүрт аяклы геройлар — Лайка, Белка, Стрелка һәм Чернушка турында да сөйләштек. Малайлар Чернушканың районыбызның Иске Тәкәмәк авылы басуына төшүен белеп гаҗәпләнделәр. Бу космик маҗаралар азагында яшь тикшеренүчеләр мавыктыргыч викторинада белемнәрен сынадылар һәм алган белемнәрен ныгытып, тематик кроссвордны чиштеләр», — ди музейның фәнни хезмәткәре Юлия Бутакова.

фотолар музейдан.  


Нет комментариев