Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә шикәр кайнатучы һөнәрләре турында сөйләштеләр

19 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Яшьтәш” клубы кысаларында шәһәрнең 2 нче мәктәбе 8Б сыйныфы укучылары өчен “Шикәр сәнәгате дөньясында” исемле чара үтте.

Шикәр кайнатучылар һөнәре белән  балаларны  “Зәй шикәре” заводының җитештерү-технология лабораториясе башлыгы Анна  Шутова  һәм сыйфат буенча җитәкче Лилиана  Шәеханова таныштырдылар.


"Зәй шикәр заводы" - илнең шикәр сәнәгатендә иң эре биш предприятиенең берсе. Кунаклар заводның тарихы турында сөйләделәр, заводта шикәр җитештерү процессының этаплары белән таныштырдылар. 
“Укучылар әлеге производстводагы һөнәрләрнең үзенчәлекләре, кешеләр тормышында химик технологияләрнең әһәмияте турында белделәр, җитештерү өчен белгечлек алырга мөмкин булган уку йортлары белән таныштылар. Гранулалы чөгендер түбе, кристаллик  шикәр  һәм меласса үрнәкләре күрсәтелде. Очрашу азагында балалар шикәр заводы вәкилләреннән эш графигы, карьера үсеше һәм уңышлы һөнәри киләчәк төзү турында борчылучы яшьләрне кызыксындырган башка мизгелләр турында сораштылар. Алынган мәгълүмат балаларга катлаулы һөнәрләр дөньясын аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - ди чараны оештыручы китапханәче Лилия Хафизова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев