Зәй инспекторлары каникулларда балалар иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар оештыра
Каникуллар күңелле мизгелләр белән генә истә калсын өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар биреп, саклык чараларын күрергә кирәк.
Бу уңайдан район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары район-шәһәр мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар оештыра. Бу көннәрдә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Асташина, ирекле янгын сүнддерү җәмгыятенең Зәй бүлеге җитәкчесе Любовь Асташина 2нче мәктәптә профилактик әңгәмә уздырды.
Очрашу укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлауга һәм ныгытуга, янгын вакытында эш итү алгоритмына юнәлдерелгән иде. Ашыгыч хезмәтләрнең барлык номерларын да искә төшерелде. Инспекторлар шалтыратулар тиешле урында гына, ашыгыч очракларда гына башкарыла, дип аңлаттылар. Янгын турында автоном хәбәр итү җайланмаларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Аннан белемнәрен «Янгын куркынычсызлыгы — Смешарики» гыйбрәтле мультфильмын карап ныгыттылар. Укучылар әңгәмәдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев