Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган яктан килгән ярдәм, җылы сүз мөһим

Бу атнада Зәйдән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды.

Анда хәрбиләр өчен кирәк булган тимер мичләр, маскит челтәрләр, җылы оекбашлар, киемнәр, гигиена чаралары, дарулар, азык-төлек, исемле посылкалар һәм башка кирәк-яраклар белән зур бер йөк машинасы шыплап тулган иде.

Шулай ук Зәйдән тагын бер УАЗ машинасын да хәрбиләргә әзерләп җибәрүне карар итте игелекле затлар. Йөкне төяүдә Зәй политехник колледжы студентларының өлкәннәргә чын күңелдән ярдәм итүе, яшь буында патриотик рух тәрбияләнүен тагын бер кат чагылдырды.

— Мәктәпләрнең өлкән сыйныф егетләре, колледж студентлары гуманитар йөк төяүгә һәрчак булышлык итәләр. Алар биредә хезмәт күрсәтеп кенә калмый, ил сагындагы хәрбиләрнең нинди шартларда яшәүләрен аңлыйлар, күзләрендә очкыннар чагылган яшьләрне үзебезнең арада күрү куанычлы, — ди Валентин Атласов.

Бу юлы гуманитар йөкне озатуга «Җылы Зәй» волонтерлар хәрәкәте оештыручылары Марат Кыямов, Дмитрий Соловьев, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Сергей Хватков, отставкадагы хәрби Валентин Атласов, район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев бардылар. Дмитрий исә туган көнен дә якташ хәрбиләр янәшәсендә үткәрүне хуп күрде. Ә «Зәй-информ»нан телевидение операторы Денис Ипатов фронттан «кайнар репортаж» әзерләү максатында әлеге төркемгә кушылган иде. Тиздән якташ хәрбиләребез турындагы видеофильмны зәйлеләр экраннар аша күрә алачак.

Шунысы да бар хәрбиләргә багышланган махсус район газеталары чыгарылышлары да фронтка юл алды.

«Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын хәрбиләр бик яратып кабул иттеләр. Алар тиз арада туган яклардан килгән җылы хәбәрләрне, сәламнәрне йотлыгып укырга кереште. Биредә кешенең рухи халәте өчен газеталарыбызның бик мөһим булуын үз күзләрем белән күрдем», — ди Денис Ипатов.

Шулай ук ул балалар кулы белән язылган хатларның да хәрбиләргә тәэсир итүен ассызыклады.

Кыскасы, туган яктан килгән һәр ярдәм, һәр җылы сүз егетләрне җиңүгә өнди, алар ныклы тылга рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев