Разиф Кәримов: “Җиңү өчен берләшкән һәр зәйлегә рәхмәт!”
Яңалыклар

Разиф Кәримов: “Җиңү өчен берләшкән һәр зәйлегә рәхмәт!”

Илебез иминлеге өчен көрәшкә бөтен халык күтәрелде. Батыр ир-егетләребез яу кырында үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы күтәрелсә, тылда фронттагылар өчен мөһим булган бөтен кирәк-яракларны өлкәннәр дә, балалар да әзерли, ватанпәрвәрләр акчалата ярдәм итә, оешма-предприятиеләр җиңү өчен үз өлешен кертә.

Зәйлеләр дә бу уңайдан махсус хәрби операция башланганнан бирле актив волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.  Әле узган атнада гына хәрбиләр өчен районнан 61нче гуманитар йөк озатылды. Аны районыбыз башлыгы Разиф Кәримов шәхсән озата китте. Чираттагы  озын, җаваплы сәфәр 3-8 июльгә кадәр дәвам итте. Зәй делегациясе хәрбиләр белән күрешеп хәл-әһвәлләрен белеште, аларга җылы аралашу рух ныклыгы өстәде.

Күркәм традиция буенча яу кырына гуманитар йөк озату тантаналы төстә Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан булды. 

- Шушындый игелекле эшкә кушылган барлык Зәй халкына, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә чиксез рәхмәт. Гуманитар йөк безнең уртак көч белән хәрбиләргә кирәкле әйберләрдән шыплап тулган. Без йөкне әзерләгәндә махсус хәрби операциядәгеләрнең барлык сорауларын истә тотып 100 процент дәрәҗәсендә бөтен үтенечләр канәгатьләндерерлек итеп җыйдык. 500дән артык исемле посылкалар гуманитар йөккә тутырылды. Автомобильләр, фронт өчен кирәкле җиһазлар тупланды. Без бу эшләрне барыбыз да тиздән тынычлык урнашсын өчен, изге теләкләр теләп башкарабыз, - диде Разиф Галиевич сәфәргә кузгалыр алдыннан.

Зур йөк машинасы  төрле кирәк-яраклар белән шыплап тутырылган иде. Бу инде якын арада хәрбиләргә озатылган икенче шундый ярдәм булды. Хәбәр иткәнебезчә, 28 июньдә бер машина Луганск шәһәре  госпитальләренә  һәм хәрби частьләргә, медикаментлар, култык таяклары, пижамалар, гигиена һәм медицина кирәк-яраклары белән юл тоткан иде. Ә  3 июльдә исә икенче машина Зәй районы һәм Татарстан  егетләре хәрби хезмәт үтә торган хәрби частьләргә юнәлде. Анда хәрбиләргә бүгенге көндә кирәк булган техник җиһазлар, инструментлар, төзелеш материаллары, маскировка челтәре, китперелгән төрле ризыктан  башлап медикаментлар, гигиена чаралары, һәм башка бик күп кирәкле әйберләр җыелды. Хәрбиләр сораулары буенча фронтка район басмалары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарының да яңа саннары җибәрелде. Газеталарны хәрби егетләр көтеп алулары турында әйтәләр. Чөнки туган яктан килгән һәр яхшы, матур хәбәр аларның күңелләрен күтәрә, имин тормыш өчен көрәшкә тагын да ныграк өнди, туган як җылысын алып килә. Алар басмаларны яратып укыйлар, Зәйдәге хәлләр турында бер-берсенә җиткерәләр.
Гуманитар йөкне озата баручылар арасында мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Зәй җылысы” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Марат Кыямов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Рәйхат Габидуллин булды. Алар барысы да йөк озата баруда инде тәҗрибәлеләр, шуңа күрә тиешле ярдәмнең адресатларга барып хәрбиләребезне сөендерүе ышанычлы кулларда булды.  

Йөкне озата баручы егетләр һәм Разиф Галиевич, яу кырындагылар белән очрашуның үзгә бер тәэсир калдыруын әйтәләр. Кырыс шартларда, дошман уты астында ил иминлеге өчен көрәшүчеләр белән күрешү җылысын алар сөйләп бетерә алмый. Тормышның гамен тагын да ныграк аңлыйсың, андагыларның ни дәрәҗәдә курку белмәс батыр йөрәкле ил уллары булуларын төшенәсең, чын-чынлап горурлык хисләре күңелләрне дулкынландыра, диләр.    
 

Район делегациясе Луганск һәм Донецк халык республикалары,  Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге полкларда булган. Фронт сызыгы буенча 12 урында егетләргә йөкне бушату тукталышлары ясалган.  Хәрбиләргә 2 җиңел автомобиль, мотоцикл, сигнал көчәйткеч аппарат, квадрокоптерлар, төзелеш материаллары, такталар, җылыткычлар, җылыткыч пушкалар, автоном җылыткыч, су салу өчен пластик мичкәләр, генераторлар, пычкылар, газ баллоннары, буржуйка мичләр, авторезиналар һәм исемле посылкалар, район газеталары һ.б. тапшырылган.  Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 24 тонна белән исәпләнә. 

Хәрби хезмәткәрләр күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп калдылар, туган якларга сәлам юлладылар, диләр йөкне озатучылар.

Автор фотолары


Нет комментариев