“Актив озын гомер 2024” Бөтенроссия бәйгесендә Татарстанның “Спартакиада “Озын гомер уеннары. Тормышны сөюче” исемле проекты беренче унлыкка кергән. Әлеге бәйге өлкән буынны актив яшәтү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне сайлап алуның бишенче сезоны иде.
Конкурс йомгаклары буенча экспертлар Липецк, Рязань, Самара, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан, Чувашия республикаларыннан һәм Санкт-Петербургтан 10 эш тәҗрибәсен иң яхшылар дип таныган.
Конкурска Россиянең 89 төбәгеннән 2,7 мең гариза җибәрелгән булган, шулардан 110 проект конкурс финалистлары, ә 10 проект җиңүче исемен алган. Җиңүчеләргә проектларны үстерүгә 500әр мең сум бирелгән, ә аларның проектлары тиражлау өчен “Актив озын гомер 2024” җыентыгына керәчәк һәм мәгълүмати ярдәм алачак.
“Спартакиада “Озын гомер уеннары. Тормышны сөюче” проекты “Сәламәт яшәү рәвеше" номинациясендә җиңүче булды. 55 яшьтән өлкәнрәкләр ярышларга Казанның 20 спорт объектында әзерләнгән. Өлкәннәр 10 спорт төре: өстәл теннисы, шахмат, дартс, йөзү, футбол, волейбол, йөгерү, чаңгы узышы, мини-волейбол һәм скандинавия йөреше буенча ярышканнар. 200 көн дәвамында барган ярышларда 1 мең бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылган.
Бүген Татарстан Республикасында 4 миллион граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы өлкән гражданнар. Өлкәннәрне кайгырту – “Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында да көн үзәк темаларның берсе.
Нет комментариев