Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү
Яңалыклар

Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү

ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы, Бөтенроссия халык фронтының республикадагы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов “Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү” темасына дәресләр үткәрә. Ул махсус хәрби операциянең сәбәпләре һәм максатлары турында танып-белү лекциясе әзерләп, укучыларга тәкъдим итә. Шудый дәресне депутат Зәй районына эшлекле визиты барышында Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары белән дә үткәрде.

Укучыларда аеруча депутатның шәхси тәҗрибәсеннән мисаллар кызыксыну уятты. Ринат Фазыловның хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм җыюны оештыручы һәм шул гуманитар йөкләрне шәхсән үзе яңа төбәкләргә, хәрби  зонага  озатып йөрүче буларак яшь буынга җиткерер сүзләре күп. 


"Хәрбиләргә хатларны ешрак языгыз. Алар  ул хатларны гуманитар йөк илткәч безнең куллардан иң беренче тартып диярлек алалар", - дип сөйләде Ринат Фазылов укучыларга.


Яшь зәйлеләр бу парламент дәресенең тарихны искә төшерү һәм белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге булуын әйттеләр. 
Шул ук көнне Ринат Фазылов гражданнарны кабул итте. Анда аңа махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетнең хатыны мөрәҗәгать итеп, улына  медицина тикшерүе узарга ярдәм итүен сорады. Шулай ук депутатка шәһәрнең 5 нче мәктәбе коллективы бинаны капиталь ремонтлау мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм  сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Барлык сораулар да депутат тарафыннан эшкә алынды.
 


Нет комментариев