28 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Имин хезмәт — һәр кешенең хокукы» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә шәһәр мәдәният йорты директоры Фәннур Миннекәев хезмәткәрләргә цифрлаштыру һәм ясалма интеллектның хезмәткәрләрнең иминлегенә һәм сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында сөйләде.
«Цифрлы технологияләр инде дөньяны үзгәртә, һәм хезмәтне саклау да искәрмә булып тормый. Хезмәтне саклау — хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге процессында аларның гомерен, сәламәтлеген һәм эшкә сәләтлелеген саклау системасы ул. Ул хокукый, социаль-икътисади, оештыру, техник, санитария-гигиена, дәвалау-профилактика, реабилитация һәм башка чараларны үз эченә ала. Хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәрвакыт актуаль», — дип мәгълүмат бирде Фәннур Галимҗанович чарада катнашучыларга.
фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев