Мигрантларга таләпләр катгыйланды
Яңалыклар

Мигрантларга таләпләр катгыйланды

Агымдагы елның 5 февраленнән Россиядә контрольдә тотыла торган затлар реестры эшли башлады.

Ул потенциаль легаль булмаган мигрантларны тикшерү өчен ачык база. Бу турыда тулырак белү өчен без Зәй районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы Юлия Камелина белән сөйләштек.

— Юлия Александровна, мигрантларны контрольгә алучы затлар реестрына нинди очракларда кертәләр. Әлеге исемлек нинди максатларда кулланыла?

— Чит ил кешеләрен исемлеккә миграция исәбенең дәүләт системасыннан алынган белешмәләр нигезендә кертәләр. Мәсәлән, илдә легаль рәвештә булырга мөмкинлек бирә торган документларның гамәлдә булу вакыты чыккан өчен алар реестрга кертелә. Ул срогы чыккан виза, вакытлыча яшәүгә рөхсәт, патент, эшкә рөхсәт яки хезмәт килешүе булырга мөмкин. Эчке эшләр бүлегенең әлеге реестры барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Теге яки бу мигрантның кара исемлектә бармы-юкмы икәнен Эчке эшләр министрлыгы сайтында яки дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинет аша тикшерергә мөмкин. Моның өчен эзләү формасына мигрантның исем, фамилиясен, атасының исемен һәм аның паспорт мәгълүматларын кертергә, шулай ук туган көнен күрсәтергә кирәк. Исемлек барыннан да элек мигрантларны эшкә алганда кадрлар хезмәтләренә, компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләргә кирәк булачак. Әгәр кешене исемлеккә кертсәләр, аны эшкә алган өчен штраф ким дигәндә 250 мең сум янарга мөмкин. Реестр аша оешмада эшләүче чит ил кешесенең патенты торышы турында да белергә мөмкин.

— Мигрантларны контрольгә алучы затлар реестрына кергәннәр нәрсә яный?

— Реестрга кертү мигрантның легаль булмаган статусын раслап кына калмый, шул көннән аңа карата сөрү режимын кулланырга да мөмкиннәр. 115 нче Федераль законның 9.1 маддәсе нигезендә реестрга кергән чит ил кешеләренә миграция полициясе рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртү, яшәү төбәгеннән читкә чыгу, күчемсез милек һәм авто сатып алу һәм теркәү, никахлашу, компанияләр оештыру, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлү, банк счеты ачу һәм банк операцияләре башкару тыела. Искәрмә бары тик штрафлар һәм салымнар түләү, шулай ук аена 30 мең сумга кадәр яшәү өчен акча күчерү яки счеттан алуга гына кагыла. Россия Президенты Указы белән 30 апрельгә кадәр легаль булмаган мигрантлар үз хәлләрен төзәтә ала, моның өчен Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлегенә килергә һәм хокукый статусны җайга салырга кирәк.

— Әгәрдә чит ил кешесе барлык таләпләрне үтәп, кимчелекләрен бетерсә ул реестрдан исәптән төшереләме?

— Әйе, әлеге реестр һәр 4 сәгать саен яңартылып тора. Әгәрдә мигрант барлык теркәлү документларын безгә китерсә, төрле түләүләр өчен квитанцияләрен күрсәтсә, без Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев исеменә рапорт язабыз. Әлеге документ нигезендә мигрант реестрдагы исемлектән төшерелә. Ә инде патент өчен түләүләрне башкаруга ул автомат рәвештә исемлектән юкка чыга.

— Бүгенге көндә Зәй районында күпме чит ил кешесе яши, алар кайларда тора һәм эшли?

— Агымдагы елның өч ае мәгълүматлары буенча 165 теркәлгән мигрант бар, тагын 112 кеше биш елга илдә яшәү хокукы бирүче яшәүгә рөхсәт документларына ия, соңгы айда гына 10 чит ил кешесе гражданлык алу өчен документларын тапшырды. Районда чит ил кешеләре саны үзгәреп тора, ул кайберәүләрнең илдән чыгып китүе яки яшәү урынын үзгәртүләре белән бәйле. Бүгенге көндә иң күп — 60-70ләп чит ил кешесе «Зәй шикәре» заводында эшли. Алар законлы рәвештә эш урынына теркәлеп хезмәт куючылар. Гомумән, законлы төстә илдә яшәүче чит ил кешеләрен һәр эш бирүче үзенә эшкә алып хезмәт иттерергә мөмкин. Шулай ук, мигрантларның яшәү урыннарына теркәлүе дә мәҗбүри. Нигездә алар фатирларны арендага алып яши. Элегрәк аларны фатир хуҗалары теркәми генә яшәтә иде, чөнки күпләр үз фатирларыннан «колак кагабыз» дип курыкты. Әмма бу уй дөреслеккә туры килми, чөнки мигрантлар ай саен патент түли, ә яшәү урынына теркәлү патент срогына бәйле, әгәрдә патент срогы чыкса аларның яшәү урынында теркәлү вакыты да чыга. Патент түләве ел башыннан бер айга 7315 сумны тәшкил итә. Ә Зәй районында яшәүче чит ил кешеләре таҗик, үзбәк, казах, әрмән милләтеннән. Безнең территориядә яшәүче мигрантлар тарафыннан кылынган куркыныч хокук бозу очраклары юк. Шәхсән үзем һәм участок полиция хезмәткәрләре мигрантлар яшәгән адреслар буенча атна саен рейдлар үткәреп, тикшереп торабыз.


Нет комментариев