Кунакчыл Зәй
Яңалыклар

Кунакчыл Зәй

Зәйнең күркәм табигате районыбыз кунакларын да битараф калдырмый. Җәен дә, кышын да Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә сәламәтлеген ныгытырга килгән күрше шәһәр, район кешеләрен еш очратырга мөмкин. Бу көннәрдә шундый актив, тормыштан ямь табып яшәүче гүзәл ханымнар редакциябезгә дә кунакка килделәр. Һәм алар бик теләп Зәй шәһәре турында фикерләре белән ур-таклаштылар.

Рәмзия ханым Нигъ-мәтуллова Алабуга шәһәреннән килгән. Әле беренче тапкыр Зәйдә булуы сәбәпле, аның безнең шәһәр турында кичерешләре аеруча кызыклы. Алабуганың 1нче татар гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 38 ел татар теле һәм әдәбияты педагогы булып эшләгән  хезмәт ветераны Зәйгә гашыйк булуын әйтә.


“Туган ягым Татарстан – күпмилләтле, бай тарихлы республика. Ул үзенең табигый байлыклары, кара алтыны, мактауга лаек шәхесләре, искиткеч гүзәл шәһәрләре һәм, әлбәттә, кунакчыл халкы белән дан тота. Язмыш мине дә республикабызның, татар халык мәкале белән әйтсәк, «кечкенә – эче тулы төш кенә» булган Зәй шәһәренә алып килде. Мин Зәйдә кунакта. Беренче мәртәбә «Шатлык» пансионатына ял итәргә килдем. Исеме җисеменә туры килгән, диләр мондый йорт  турында.   Биредә  тәҗрибәле профессионал Гүзәл Курбатова җитәкчелегендә якты йөзле, шат күңелле, мөлаем, үз эшенеӊ осталары хезмәт куя. Алар барысы да мактау-га лаек. «Шатлык» мәһабәт бинада урнашкан, бүлмәләр чиста, якты, процедуралар  өчен барлык шартлар да тудырылган, пансионатнынӊ матди-техник базасы да заманча. Табиб Гүзәл Ингамовна тарафыннан тиешле сәламәтләндерү чаралары билгеләнә. Әлфия Ханнанова оештырган ял итү чаралары үзеңне «Шатлык»та шат хис итәргә ярдәм итә.  Ял итәргә килгән кунакларга Зәй шәһәренең тарихи өлешендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү  музеена, бай, заманча җиһазландырылган китапханәгә, «Энергетик» Мәдәният сараена, шәһәрнеӊ йөзек кашы булган музыка мәктәбенә сәяхәтләр оештырылды. Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханәдә скульптор-рәссам Фазыл Шиаповныӊ картиналар күргәзмәсен ачу тантанасында катнаштык. Без бу очрашудан рухи азык, күңелләребезгә рәхәтлек алып кайттык. Май чабу бәйрәме дә безнең күңелләрдә якты эз калдырды. Шәһәр җитәкчелегенә дә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», – диде Рәмзия Нигъмәтуллова. 


Ханымнарның икенчесе Надежда Сырышева – Чаллы шәһәреннән. Ул 43 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Мәдәният-сәнгатькә гашыйк ханым, үзешчән буларак, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясарга өлгергән. Алай гына да түгел, ул – якташыбыз Виталий Агапов оештырган “Карендәшләр” ансамбле солисты. Быел анда җырлап йөрүенә дә утыз ел тулган. Ә Зәйдәге “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә инде ул өченче тапкыр килгән. Һәм киләсе генә килеп тора, ди. 


“Зәй каласында урнашкан “Шатлык” социаль тернәкләндерү күрсәтү үзәгенә без – Сырышевлар гаиләсе быел өченче мәртәбә килдек. Һәрвакыт сагынып, яратып барабыз, чөнки үзәк директоры Гүзәлия Фатыйховнадан башлап, һәр хезмәткәр ял итәргә килгән кешене үз туганыдай кабул итә. Җылы, якты бүлмәләрдә яшибез, медицина хезмәткәрләре, сәламәтлегебез турында кайгыртып, тырышып дәвалыйлар, ашханә пешекчеләре тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Ялыбыз күңелле үтсен өчен төрле чаралар оештырыла. “Шатлык” үзәгенең Ринат  Фәрдиев  исемендәге ял паркына якын урнашуы да бик уңайлы. Үзәк хезмәткәрләре һәр эшкә иҗади якын киләләр, алар республика грантын отып,   скандинавия таяклары белән бүләкләнгәннәр. Шушы таяклар белән хәзер безнең кебек үзәккә ял итәргә килүчеләр  матур паркта саф һава сулап йөри, физик яктан файда ала. Шундый мөмкинлекләр тудырулары өчен без бик рәхмәтле”, – дип ассызыклады ул.


Чаллының шәһәр балалар иҗат йортында егерме ел хезмәт куйган, үзе озак еллар педагоглык хезмәтен башкарган Рида Харисова “Шатлык”та ял иткәндә балалар иҗатына бәйле чыгышлар карарга алып баруларын аеруча тәэсирләнеп сөйләде. 


“Сәламәтлегебезне ныгыту өстенә, күңелләребезне дә савыктырдык. Шәһәр музыка мәктәбендә балалар чыгышларын карау, “Мирас”, “Азаль” ансамбльләре концертларында булу, җирле шагыйрә Надежда Чепурная белән очрашу күңелләребезгә бик хуш килде. Әле безне шәһәр
читендәге урман эчендә салынган чаңгы юлларына да алып чыктылар. Зәйдәге актив тормышка сокланып, тагын да киләсебез килеп китәбез. Шәхсән үзем инде икенче тапкыр киләм. Моңа кадәр булган сәламәтләндерү үзәкләре Зәйдәге белән чагыштырганда икенче планда кала, мин “Шатлык” тернәкләндерү үзәгенә беренче урынны бирәм”, – дип үз фикерләрен югары нотада төгәлләде Рида Харисова.


Нет комментариев