Югарыпәнәчелеләр «Зәй офыклары»н яратып укыйлар
Яңалыклар

Югарыпәнәчелеләр «Зәй офыклары»н яратып укыйлар

Югары Пәнәчедә район газетасы «Зәй офыклары”н яратып укыйлар һәм киләсе яртыеллыкка яздырырга да онытмыйлар.

Зилә Шараева авыллар тарихы, күренекле шәхесләр турында булган мәкаләләрне „Зәй офыклары“ битләреннән үз дәфтәренә язып ала. Ул тирә-як авыллар белән дә кызыксына. Калын папка башлап, кирәкле мәгълүматларны теркәп куя. Мәдәният йорты һәм китапханәнең даими кунагы ул Зилә.

Илүсә апа Кәримова — хөрмәткә лаек ветеран укытучыбыз. Мәдәният йортыбызның эшен күзәтеп, бәя биреп бара. Газета-журналлар белән танышып, кроссвордларны чишәргә ярата.

„Зәй офыклары“ газетасында авылыбыз кешеләре турында мәкаләләрне көтеп алып, яратып укыйбыз. Авылыбызда мактауга лаек кешеләр яши», — ди Илүсә апа.

Саулыкта, дөньядан ямь табып, бәрәкәттә яшәгез, авылдашлар.

Илһамия Гарифуллина, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.


Нет комментариев