Иске Зәй яшьләр үзәге белгечләре 1нче мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән интерактив викторина үткәрделәр.
Викторина юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы белемнәрне үстерүгә һәм балаларда юлларда җаваплы тәртип булдыруга юнәлдерелгән иде. Катнашучылар хәрәкәт куркынычсызлыгы, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм билгеләре турындагы сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтә алдылар.
Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Нет комментариев