Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәй балалары Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан тарихи сәяхәттә булды

18 июньдә Хәтер һәм кайгы көне алдыннан 1нче мәктәп яны лагерена йөрүче балалар Иске Зәйдә бистәнең тарих битләре буйлап җәяүле экскурсиягә киттеләр.

Балалар өчен сәяхәтне туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. Экскурсия кайчандыр администрация булып хезмәт иткән музей диварлары янында башланды. Аннан соң балалар сугыш елларында өмет символына әверелгән икмәк кибете турында белделәр.

Почта бинасы янында укучыларга сугыш елларында фронттан килгән хатлар турында сөйләделәр. Шифрланган юлламаны чишеп, алар сугыш елларында Зәй хәрби комиссариаты  урнашкан урынны ачыкладылар. 

“Хәрби комиссариат янында аларны  солдат кыз каршы алды. Ул балаларга Кызылармиячеләр урамын күрсәтте һәм өчпочмаклы хатлар ясарга өйрәтте. Маршрутның икенче ноктасына сәяхәткә чыгучылар “Катюша”ны җырлап, строй адымы белән бардылар.  Мәктәп тавында балалар «Кызыл Зәй» газетасы редакциясенең кайда урнашканлыгын белделәр. Экскурсия маршруты зәйлеләрнең истәлекләрен саклаучы урыннар - «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәйнең уллары һәм кызлары» һәйкәле, район башкарма комитеты, почта, хәрби комиссариат, Кызылармиячеләр урамы буйлап үтте”, - ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Фотолар музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев