Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Йорт хайваннары тотучыларга таләпләр катгыйлана

Татарстанда йорт хайваннары тотучылар өчен аларны тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык кертергә планлаштыралар. Татарстан Республикасында Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан тиешле закон проекты депутатлар тарафыннан, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хупланды.

Закон проектына язылган аңлатма  нигезендә, гражданнарга күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен бозган өчен, шулай ук этләренә  мәҗбүри теркәлү ясамаган  өчен 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Этне теркәү турындагы таләпне кабат бозган очракта штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Федераль закон нигезендә, төбәк хакимиятләре йорт хайваннарын тотуның өстәмә кагыйдәләрен билгеләргә хокуклы.  Татарстанда мондый таләпләр республика Хөкүмәте карары белән беркетелгән. Аерым алганда, этләрне мәҗбүри теркәү таләбе куелган, шулай ук йорт хайваннарын күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә тоту тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев