Йөрәк кушуы буенча: хәрбиләргә ярдәм итүче Зәй волонтерлары
Зәй туган як тарихын өйрәнү музее «Йөрәк кушуы буенча» акциясен башлап җибәрә.
Акция кысаларында музей хезмәткәрләре игелекле йөрәкле һәм авыр вакытларда мохтаҗларга ярдәм кулы сузучы якташларыбыз турында сөйләргә тели.
Махсус хәрби операция башлангач, бик күпләр хәрбиләргә ярдәм итү буенча берләште, активистлар барлыкка килде. Бөек Ватан сугышы елларында да тылның фронтка актив ярдәм итүе, кырларда һәм заводларда удар хезмәт белән Җиңү яуланган.
«Зәй районында игелекле һәм ярдәмчел йөрәкле кешеләр күп. Аларның берсе — Наталья Березина. Наталья Викторовна „Закамье — Помощь госпиталям“ волонтерлар төркемен җитәкли. Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Азнакайның игелекле кешеләре булышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәм Лугансктагы төп үзәккә җыела. Махсус хәрби операция зонасына Зәйдән ай саен гуманитар ярдәм төялгән фура китә. Гуманитар ярдәмнең бер өлеше госпитальләрдә дәваланучылар өчен җыела: болар — инвалид коляскалары, памперслар, пижамалар, култык таяклары, карават яны өстәлләре һәм башкалар. Икенче яртысы — алгы сызыктагы сугышчылар өчен кирәкле әйберләр», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
«Закамье — Помощь госпиталям» волонтерлар төркеменең төп склады Зәй стадионында урнашкан. Әлеге гуманитар ярдәм җыю цехларында көн саен волонтерлар азык-төлек җыелмалары, медицина средстволары, алмаш киемнәр һәм башкаларны капларга тутырып, хәрби зонага җибәрергә әзерли. Луганскидагы төп складтан гуманитар ярдәм госпитальләргә һәм сугышчылар позицияләренә таратыла.
Наталья Викторовна армый-талмый барлык волонтерлык оешмалары белән элемтәдә тора, аларны координацияләп, Җиңүне якынайтуга бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев