Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яз, яз, яз килде...

Районда язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә.

Районда  язгы ташу көтелгәннән көчлерәк килгән очракта, ике торак пунктка су басу куркынычы яный. 
Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, кар эри, боз кузгала. Яз кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: “Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?” – дип борчылучылар бар. 
Районыбызда су басуларны булдырмау максатында, һәр елдагыча, әзерлек эшләре алып барыла. Елгаларның һәм буаларның торышына мониторинг үткәрелә, тәүлек буе вакытлыча күзәтү постлары эшли.
 Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт бар. Алар – Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Бүре-Сарайда 32 йорт (аларда 42 кеше яши), Иске Тәкмәктә 53 йорт (аларда 78 кеше яши) су басу зонасына керә.


“Әлеге торак пунктларда күзәтү посты булдырылды. Марина Ермолаева бу эш өчен җаваплы. Ул   тәүлегенә ике тапкыр елга торышына бәя биреп бара. Авыл халкы арасында су басуларга каршы аңлату эшләре алып барылды, белешмәлекләр таратылды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләшү булды.  Быел кар аз булу сәбәпле, әлеге торак пунктларны су басу куркынычы янамый”, – ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.


Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чис-тартырга онытмаска кирәк. Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Андый боз тиз ватылырга мөмкин. 

Юлларда да бар да контрольдә

Юл хезмәтләре дә районда су басу очракларын булдырмас өчен  март башында ук әзерлек эшләрен башлады.
Төп игътибар суүткәргеч торбаларны җыелган пычрактан, кар һәм боздан чистартуга бирелә. Әлеге эшләр кар суы иркен агып чыксын өчен кирәк, бу территорияләрне су басудан һәм юл инфраструктурасын җимерелүдән саклый.


 – Хәзер без суүткәргеч канауларны казып, суүткәргеч торбаларны ачабыз, – ди “Благострой”  оешмасы җитәкчесе Максим Сабанов.


Әгәр дә мондый эшләрне вакытында башкармасаң, бу җитди зыян салырга – юл өслеген җимерергә, янәшәдәге территорияләрне су басарга һәм инфраструктурага зыян китерергә мөмкин.
Торбаларны чистартудан тыш, юлчылар күперләрне, су агызу лотокларын, култыксаларны һәм бас-кычларны тәртипкә китерү белән дә шөгыльләнә. Бу – язгы су басулар белән бәйле куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә торган комплекслы алым.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юлларның кайбер участокларында салкын асфальт алымы белән чокырлар ямалды инде. Бу хәтта температураның кискен үзгәрүе шартларында да юл өслеген яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев