Сүндерүнең сәбәбе — җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрү.
19 августтан Яңа шәһәрдә кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак.
Мондый процедура елга ике тапкыр үткәрелә: язын – ягу сезоны тәмамланганнан соң һәм көзен – яңа ягу сезоны башланыр алдыннан. Ул җылылык үткәргечләрнең торышын тикшерү һәм кимчелекләрне ачыклау өчен кирәк, ди белгечләр.
Кайнар суны яңашәһәрлеләргә 27 августта бирәчәкләр.
Нет комментариев