Евгений Медведев: «Җиңүемне бабам истәлегенә багышлыйм»
Зәй заводы хезмәткәре — республика һөнәр бәйгесе җиңүчесе.
«Алабуга Skills» республика һөнәри осталык бәйгесенә йомгак ясалды. Анда Зәйнең «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы фрезеровщигы Евгений Медведев җиңү яулады.
Быел «Алабуга Skills» һөнәри осталык бәйгесе Татарстанның — 133 һәм Россия төбәкләренең җиде предприятиесеннән 400гә якын катнашучыны берләштерде. Һөнәри осталыкта көч сынашучы шушы кадәр хезмәткәрдән 22се призер булды. Алар арасында безнең Евгений булуы белән чын күңелдән горурланабыз. Бу көннәрдә җиңүчеләрне Казанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантаналы чарада тәбрикләделәр. Евгений Медведев, җиңүче буларак, 50 мең сумлык сертификатка ия булды.
Евгений әлеге бәйгедә «Универсал станокларда фрезеровщик эше» компетенциясендә беренче урын алды. Ул алдагы елларда да һөнәри бәйгеләрдә күп тапкырлар призлы урыннар яулауга ирешкән иде. Бу бәйгедә ул икенче тапкыр җиңү яулады.
Евгений Дмитриевич «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШдә 2004 елдан хезмәт куя. Һөнәри яктан уңышларга ирешүен ул озак еллар нәтиҗәле хезмәттә һәм зур тәҗрибә туплауда күрә.
«Тырыш хезмәт, үз алдыңа куйган максат, хезмәт урыныннан яхшы мотивация эзсез калмый. Республикакүләмендәге һөнәри бәйгедә икенче ел рәттән җиңү яулавым үзем өчен дә көтелмәгән зур шатлык булды. Яшьләргә дә үз хезмәтләрен бирелеп, уңышларга максат куеп эшләүләрен телим. Ә нәтиҗәле эш һәрвакыт җиңүгә китерә. Бу җиңүемне мин үземне шушы һөнәргә багышларга өндәгән бабам Александр Шибаевка багышлыйм. Ул озак еллар заводта мастер булып хезмәт куйды», — ди Евгений, үзенең тырыш нәсел дәвамчысы булуы белән горурланып.
Евгений Медведев — Зәй егете, ул мәктәпне тәмамлагач та бабасы фатихасы белән Зәйдәге һөнәр училищесына укырга керә. Анда станокларда эшләүче киң профильле белгечлек алып чыга. Укуын бетергәч бабасы янына заводка эшкә килә. Хәзер инде аның биредәге хезмәт стажы 21 ел. Ул — «Аккурайд Уилз Руссиа» заводының алыштыргысыз фрезеровщигы, республика бәйгесендә финалга үткән иң яхшы 16 фрезировщик арасында җиңүче булды. Алга таба да Евгений Дмитриевич Россия һөнәр чемпионатларында катнашырга тели.

Ике кыз әтисе балаларының үз һөнәре белән кызыксынуына сөенә. Бу көннәрдә генә алар өлкән кызы белән Алабуга политехник колледжында булганнар.
«Кызым җитештерү предприятиеләрендә эшләү өчен икътисади белгечлек алырга тели. Мин моңа бик шат. Аның теләкләрен тормышка ашыру өчен бөтен шартларны тудырырга әзермен», — ди әти кеше.
Евгений Медведев киләчәктә аларны тырыш яшь буын алыштырачагына шикләнми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев