Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИның резерв көннәре башлана

Татарстан Республикасында 17 июньдә рәсми рәвештә, 2025 елның 30 маенда рус теле буенча үткәрелгән имтиханнарның нәтиҗәләре расланды.

Рус теле буенча БДИны республикада 15 110 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган, шуларның 105е – Зәй укучылары. Татарстан буенча уртача балл 65,05не тәшкил итә. Республикабызда рус теле буенча БДИны 31 укучы 100 баллга тапшырган.

Рус теле буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр (берәр предмет буенча) моны өстәмә көнне - 3 июльдә эшли алачак.

Гомумән, хәзер БДИ тапшыру буенча төп көннәр төгәлләнде. Зәй укучылары соңгы имтиханнарны информатика һәм инглиз теленнән 11 июньдә тапшырды. 

Хәзер  имтиханнар тапшыру буенча резерв көннәр старт ала, ул 26 июньнән башлана. Рус теле өчен резерв көннәр – 26 июнь, математикадан 30 июньгә билгеләнгән. Моннан тыш, 27, 28 июнь, 1, 2 июль  көннәрендә башка предметлардан имтиханнар тапшырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев