Бүген урыны белән яңгыр һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Бүген урыны белән яңгыр һәм көчле җил көтелә

Кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк дип фаразлана. Аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, ләкин көндез урыны белән ул 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез температура +20дән +25 градуска кадәр җылы булачак. 

Яңгырлы һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк дип фаразлый синоптиклар. 

Көннәрегез матур үтсен! 
 


Нет комментариев