Аксар кызы Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркемен тулыландырды
Яңалыклар

Аксар кызы Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркемен тулыландырды

Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркеменә юниор контроль прокатларыннан соң килде, хәзерге вакытта ул тренировкаларга кереште.

Динәнең активында өчле аксель бар, ул киләсе сезонда өлкәннәр ярышларында чыгыш ясый ала.

Динә – Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән шөгыльләнеп, спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Кызның әтисе Айдар, әнисе Резеда – Аксар авылыннан. Алар Динәгә 10 яшь тулганчы Зәйдә яшәгәннәр, аннан Казанга күченеп киткәннәр. 

Динәнең ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында  Зәй “Яшьлек” спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның өлеше зур. Казанда ул Надежда Заякина кул астында шөгыльләнде. 

Без Динәгә спорт мәйданында тагын да уңышларга ирешүен телибез.

Фото Хөснетдиновларның гаилә архивыннан.


Нет комментариев