Аграрийлар  язгы кыр эшләренә җиң сызганып куйды
Яңалыклар

Аграрийлар язгы кыр эшләренә җиң сызганып куйды

Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары машина-трактор паркларында бүген язгы кыр эшләренә техника әзерлеген барлау максатында махсус комиссия эшләде.

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия составында  район авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, “Ростехнадзор” тикшерүчеләре, агрохолдинг вәкилләре иртә таңнан һәр техника паркын карап, механизаторлар белән аралашты, чәчкеч һәм башка агрегатларның әзерлек сызыгына куелуын күзәтте. Комиссия белән бергә район аграрийлары эшчәнлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының механизация буенча урынбасары Рафаэль Фәттахов та бәяләде. 
- Язгы кыр эшләренә әзерлекне без быел ике атнага алданрак башладык, чөнки быел язның иртәрәк килүе күзәтелә. Ә кыр эшләре белүегезчә табигать торышына бәйләнгән. Бу көннәрдә республика күләмендә урыннарда комиссияләр төзелеп, язгы кыр эшләренә әзерлекне күзәтү алып барыла. Зәй районы кыр эшләрендә һәрчак алдынгылар рәтендә. Быел да  кырларның кардан арчылуы кайбер районнарга караганда соңрак булса да инде аграрийлар биредә мең гектардан артык мөйданда көзге культураларны ашларга өлгергәннәр. Ә техниканың торышы инде эш барышында күренә. Механизаторлар белән аралашудан без аларның агымдагы ел уңышы өчен бар көчләрен биреп эшләргә әзер булуларын күрдек. Алар өзеклекләрсез, куркынычсыз эшләсен өчен тиешле шартлар тудырылган, һәр техникада аптечкалар, эш киемнәре белән тәэмин ителеш яхшы, ут сүндерү чаралары һәм башка кирәкле әйберләр бар.  Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагына район җитәкчелеге, шәхсән Разиф Галиевич тарафыннан ныклы игътибар бирелүче төбәк тә булып тора. Чөнки хезмәткәрләрне эшкә стимуллаштыру өчен биредә холдингка гына таянмыйлар, ә район тарафыннан да төрле кызыксындыру чаралары, премияләр бирү каралган, быел да бу традицияне дәвам итәчәкләр. Бу бик мөһим, чөнки һәр хезмәттә төп рольне кешеләр башкара, - диде Рафаэль Мәхмүт улы. 
Район башлыгы Разиф Кәримов та һәр механизаторның, һәр  авыл хуҗалыгы белгеченең кадерле булуын ассызыклады. Өстәлләребезнең муллыгы, киләчәк көннәргә ышаныч иң беренче чиратта икмәк әзерләүчеләргә бәйле булуын әйтте. Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хезмәтенчә принцибы белән бәяләүнең алга таба да үз көчендә калачагын белдерде.
Комиссия эше барышын без “Зәй шикәре” агрофирмасының Сәрәпәле авылындагы машина-трактор паркында күзәттек. Биредә матур итеп тезелгән техникага сокланмый мөмкин түгел. Ә иң мөһиме – алар бүген язгы чәчүгә страт бирелсә, шушы минуттан кырларга чыгып китәргә әзер. 
 «Зәй шикәре» агрофирмасының баш инженеры Илдар Вәлиәхмәтов белдерүенчә, быел агрофирмада 50 техника әзерлек сызыгына куелган. 
- Барлыгы 29 тырма агрегатыбыз бар. Алар ярдәмендә 9800 гектарда уҗымнарны тырмалау бурычы тора. Быел ашлама чәчү өчен өр-яңа “Туман” техникасы кайтарылды. Ә тракторлар барысы да төзекләндерелгән, механизаторлар белән тәэмин ителгән. Быел язгы чәчүдә без 4238 га – бодай, 2759 га – шикәр чөгендере, 1264 га – көнбагыш, 507 га – кукуруз, 975 га – рапс чәчергә планлаштырдык. Ә көздән 4400 гектарда  игеннәр чәчелгән иде. Хәзер  кардан арчылган  кырларны карап, шул урыннарда ашлама чәчү эшенә керештек, - ди ул.
“Зәй шикәре”ндә эшнең яхшы оештырылуын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев та аерым тукталып билгеләде. Биредә эшне алдан планлаштырып башкаралар, кайсы механизаторның, кайсы белгечнең нәрсә эшләве иртәнге нәрәт белән билгеләнә. 
- Тәртип булган җирдә эш яхшы бара. Шуңа да планлы эшне хуплыйм. Ә хезмәт хакына килгәндә язгы чәчү чорында ул 15-20 процентка арта. Эш хакы әлбәттә, кемнең ничек эшләвенә карап биреләчәк. Иң мөһиме хәзер һәр механизатордан саклык чараларына игътибарлы булып, имин эшләргә, техниканы карап йөртергә, - диде идарә башлыгы механизаторларга мөрәҗәгать итеп. 
Быел район кырларында барлыгы 57 824 гектар мәйданда чәчүлек җирләр исәпләнә:  
Шуларның 16572 гектары көзге бодай басулары. 
Язын чәчеләчәк культуралар:
Бодай – 11735
Арпа – 1490 га
Карабодай – 2242 га
Кукуруз орлыкка -  1086 га
Кукуруз силоска – 1355 га
Борчак – 10 га
Шикәр чөгендере -  9585 га
Көнбагыш -  4930 га
Рапс – 3952 га
Горчица – 472 га
Күпъеллык үлән – 866 га 
Беръеллык үлән – 100 га
 


Нет комментариев