«Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШдә хезмәт куючы Людмила Пенькова 65 яшьлек юбилеен каршылады.
Зәйнең «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШдә автоагрегат заводы чорыннан ук хезмәт куючы, тырыш хезмәткәрләр шактый. Шуларның берсе — 48 ел заводта эшләгән, котельный операторы Людмила Александровна Пенькова.
Ул 1977 елда урта мәктәпне тәмамлауга ук заводка эшкә килә. Бу чорда укуын тәмамлаган яшь кыз алдында нәкъ менә һөнәр сайлау, алдагы тормышны кору бурычы тора. Ул вакытта Зәй шәһәре янәшәсендәге япан кырда заманча тәгәрмәчләр җитештерү заводы төзелә, әлеге предприятие Чаллы шәһәрендәге КамАЗ автогигантын тәгәрмәчләр белән тәэмин итәргә тиеш була. Районда исә әле төзелеп кенә килүче завод, аның үсеш перспективалары турында сүз һәркемнең телендә була. Әлеге зур заводта эшләү теләге яшь кызда да бөреләнә. Һәм Людмила озак уйлап тормыйча, заводка барырга карар кыла.
Әлбәттә, кыз үзен биредә нәрсә көткәнен күз алдына да китерә алмый, чөнки аның мондый җитештерү мәйданнарын беркайчан да күргәне булмый. Өч балалы гаиләдә өлкәне булган Людмиланы акча эшләп карау теләге дә бирегә китерә. Чөнки тагын ике сеңлесе үсеп килә, аларны аякка бастыру өчен дә дә гаиләгә өстәмә финанс комачауламый.
Заводка килгәч тә, кадрлар бүлегендә мәктәп аттестатында яхшы билгеләре генә булган, энергияле, шат күңелле кызга яңа төзелгән котельныйда химик су чистарту лаборанты булып эшләргә тәкъдим итәләр. Әлеге котельный стратегик яктан бик мөһим объект була, ул завод һәм Яңа шәһәрне җылылык белән тәэмин итә. Кыска гына вакыт эчендә Людмила Александровна химик су чистарту лаборанты һөнәрен камил үзләштерә һәм аны тагын да катлаулырак һәм җаваплырак эш участогына — котельныйны химик су белән чистарту аппаратчигы вазифасына күчерәләр. Анда кыздан казаннарның авариясез эшләве өчен, махсус су әзерләүдә химия һәм технологик процессларны яхшы белү таләп ителә.
Шул рәвешле 1998 елдан, менә инде 27 елдан артык Людмила Александровна котельный операторы вазыйфасында эшли, куркыныч җитештерү объектының өзлексез эшләвен тәэмин итә. Аннан җитештерү инструкцияләрен җентекләп белү, регламент эшләрен сыйфатлы башкару, контроль-үлчәү приборлары күрсәткечләрен даими күзәтү, штаттан тыш хәлләргә оператив җавап бирү таләп ителә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Людмила Александровнага «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелде. Ул җаваплы хезмәт белән беррәттән, завод коллективының иҗтимагый тормышында актив катнаша, 1977 елдан заводның профсоюз оешмасы әгъзасы булып тора. Бу көннәрдә Людмила Пенькова 65 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Аны завод җитәкчелеге гомер бәйрәме белән котлады.
«Армый-талмый хезмәт куюыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезнең яхшы энергиягез коллективка да уңай тәэсир итә. Юбилеегез белән котлап, сәламәтлек, имин көннәр телибез», — диде аңа профсоюз оешмасы рәисе Илдус Ибраһимов.
Нет комментариев