3 март 2026 яңалыклары
-
Дубайдан Казанга беренче рейс кайтты
Төбәкләр арасында һава элемтәсе мәҗбүри тынлыктан соң акрынлап торгызыла.
-
Зәйдә йомгаклау медицина советы үтә
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда район үзәк дәваханәсенең медицина Советы йомгаклау коллегиясе үтә.
-
Зәйдә эшмәкәрләрне очрашуга чакыралар
4 мартта көндезге сәгать 10да Зәй районы хакимияте бинасында район башлыгы Разиф Кәримов муниципаль районның бизнес-бергәлеге белән очрашуы булачак.
-
Россия Мәгариф министрлыгы соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен үткәрү датасын тәкъдим итте
2025-26 уку елында РФ Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә соңгы кыңгырауларны – 26 майда, ә чыгарылыш кичәләрен 27 июньдә уздырырга киңәш итә. Тиешле тәкъдимнәрне федераль ведомство элегрәк илнең барлык төбәкләренә тараткан иде.
-
Корреспондентлар Рәхмәт хаты алды
Бүген “Зәй-информ” оешмасында күңелле вакыйга булды.
-
Татарстанда вожатыйлар мәктәбе эшли башлады: 700дән артык гариза кабул ителгән
Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге башлап җибәрде, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.
-
Зәй укучылары – геологиядән олимпиада призерлары
24 – 28 февральдә «Дуслык» республика олимпиадалар үзәге базасында VIII-XI сыйныф укучылары өчен геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
-
Быелгы февраль иң карлы ай буларак тарихка кереп кала
Узган февраль Татарстанда метеокүзәтүләр тарихына иң карлысы буларак кереп калды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
-
Зәй укучылары белән легендар 6нчы ротаны искә алдылар
1 мартта Зәйнең 6нчы мәктәбендә 76нчы гвардия Псков һава-десант дивизиясенең 104нче гвардия парашют-десант полкының 6нчы ротасы сугышчы-десантчыларының батырлыгына багышланган чара узды.
-
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өстәмә ял алу хокукына ия булачак
РФ Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ял алу хокукы бирә торган законны хуплады. Федерация советы шулай ук бу документны үзенең пленар утырышында хуплап тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Кызыклы мастер-класс
24 февральдә Түбән Кама шәһәрендә Казахстанның атаклы спортчысы Илья Владимирович Яковлев катнашында киокусинкай каратэ буенча мастер-класс булды.