Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Зәй егетләренә Россия беренчелегендә тиңнәр юк
17-18 ноябрьдә Нововоронеж шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча 16-17 яшьлекләр арасында Россия беренчелеге ярышлары үтте.
-
Зәйнең яшь көрәшчеләре Бөтенроссия бәйгесе призерлары
16 ноябрьдә Бугурусланда ирекле көрәш буенча Бөтенроссия бәйгесе үтте. Анда Россиянең 15 төбәгеннән 240 яшь көрәшче катнашты. Татарстан данын биредә Зәйдән тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре яклады.
-
Зәй хоккейчылары икенче урын алды
11-12 ноябрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда 2014 елда туганнардан җыелган командалар арасында ТР Хоккей федерациясе призына турнир узды. Анда Зәй, Азнакай, Нурлат районнары, Җәлил поселогы, Сарман районы Абдрахман авылы командалары уйнады.
-
Тхэквандо бәйгесендә безнең спортчылар уңышлы көрәште
11 ноябрьдә Чаллыда тхэквондо буенча ачык турнир узды.
-
Армия кул сугышында Зәй егетләре җиңүче
11 ноябрьдә Алабугада армия кул сугышы буенча республиканың ачык беренчелеге үтте. Ул хәрби разведка көненә багышлап оештырылды. Анда Зәйдән “Застава” клубы шәкертләре катнашты. Турнирда Татарстаннан һәм Россиянең берничә төбәгеннән 100дән артык спортчы көч сынышты.
-
Зәйдә грек-рим көрәше бәйгесе үтте
11 ноябрьдә Зәйдә грек-рим көрәше буенча Ильмир Баһаутдинов истәлегенә төбәкара турнир үтте. Анда республиканың 9 районыннан 180 спортчы бил алышты.
-
Зәй башкарма комитеты җитәкчесе республика Спартакиадасы призеры
Зәй башкарма комитеты җитәкчесе республика Спартакиадасы призеры 10 ноябрьдә Казанда бильярд буенча республиканың муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы үтте. Анда безнең Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев оста уенчылар арасында өченче урын алуга иреште.
-
Зәй кызы Россия спорт мастеры исеменә лаек булды
Татарстан Республикасы чаңгы узышлары Федерациясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, райондашыбыз чаңгы спорты остасы Алинә Вәлиуллинага «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелгән.
-
Зәй укучылары “КЭС-Баскет” чемпионатында
23-27 октябрьдә Зәйнең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе спорт залында республика күләмендә уздырылучы “КЭС – Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.
-
Зәй каратистлары Самарадан җиңү белән кайттылар
28 октябрьдә Самарада каратэ-киокусинкай буенча Россиянең төбәкара ярышлары үтте. Анда Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Пенза, Саранский, Сызрань, Ульяновский, Самара, Оренбург, Бөгелмә, Казан, Лениногорский, Түбән Кама, Зәйдән 500дән артык спортчы катнашты. Зәй данын ярышларда гадәттәгечә Алексей Һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр тагын бер кат югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр, күп кенә көрәш этабында спортчыларыбыз көндәшләрен тиз арада җиңүгә ирештеләр, диләр тренерлар. Үз үлчәү категорияләрендә Егор Ревин, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Георгий Скопинцев, Радаль Селиверстов, Даниил Павлов, Амелия Камалиева җиңү яуладылар. Икенче урыннарда – Кирилл Тарасов, Виталий Бочкарев, Элиза Агапова, София Москова, өченчедә – Дмитрий Плеханов, Александр Тимофеев, Илья Большеглазов, Умукурсум Ихинданова, Екатерина Әшрапова.
-
Җиңел атлетлар республика беренчелегендә сынатмады
21 октябрьдә Лениногорскийда тренер Владимир Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды.
-
Яшь зәйлеләр көрәштә булдыра
14 октябрьдә Түбән Камада «Воин» балалар көрәше лигасының 2 этап сериясе турниры үтте. Зәйдән анда «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.
-
Зәйдә көрәш осталары бил алышты
13-15 октябрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда Ринат Фәридев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Бил алышларда Россиянең 25 төбәгеннән иң көчле 260 көрәшче катнашты һәм Төрекмәнстаннан да спортчылар бар иде.
-
Зәйдә Бөтенроссия көрәш бәйгесе үтә
14-15 октябрьдә Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары үтә.
-
Ләйсән милли спорт уеннары җиңүчесе
7-8 октябрьдә Чабаксарда Беренче Бөтендөнья милли спорт уеннары үтте.