Зәй каратистлары Самарадан җиңү белән кайттылар
28 октябрьдә Самарада каратэ-киокусинкай буенча Россиянең төбәкара ярышлары үтте. Анда Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Пенза, Саранский, Сызрань, Ульяновский, Самара, Оренбург, Бөгелмә, Казан, Лениногорский, Түбән Кама, Зәйдән 500дән артык спортчы катнашты. Зәй данын ярышларда гадәттәгечә Алексей Һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр тагын бер кат югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр, күп кенә көрәш этабында спортчыларыбыз көндәшләрен тиз арада җиңүгә ирештеләр, диләр тренерлар. Үз үлчәү категорияләрендә Егор Ревин, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Георгий Скопинцев, Радаль Селиверстов, Даниил Павлов, Амелия Камалиева җиңү яуладылар. Икенче урыннарда – Кирилл Тарасов, Виталий Бочкарев, Элиза Агапова, София Москова, өченчедә – Дмитрий Плеханов, Александр Тимофеев, Илья Большеглазов, Умукурсум Ихинданова, Екатерина Әшрапова.
Зәй данын ярышларда гадәттәгечә Алексей Һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Нәтиҗәдә безнекеләр тагын бер кат югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр, күп кенә көрәш этабында спортчыларыбыз көндәшләрен тиз арада җиңүгә ирештеләр, диләр тренерлар.
Үз үлчәү категорияләрендә Егор Ревин, Марат Хөснетдинов, Роман Решетов, Георгий Скопинцев, Радаль Селиверстов, Даниил Павлов, Амелия Камалиева җиңү яуладылар. Икенче урыннарда – Кирилл Тарасов, Виталий Бочкарев, Элиза Агапова, София Москова, өченчедә – Дмитрий Плеханов, Александр Тимофеев, Илья Большеглазов, Умукурсум Ихинданова, Екатерина Әшрапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев