Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй егетләренә Россия беренчелегендә тиңнәр юк

17-18 ноябрьдә Нововоронеж шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча 16-17 яшьлекләр арасында Россия беренчелеге ярышлары үтте.

Анда Россиянең 30 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты. Зәйдән әлеге мәртәбәле ярышларда Алексей һәм Владимир Ревин шәкертләре Виталий Бочкарев һәм Даниил Павлов катнаштылар. Егетләр Россия күләмендә ныклы әзерлекле булуларын тагын бер кат раслады.

Иң кызыклысы ярышларның финалында безнең егетләр кара-каршы көрәшкә чыга. Виталий да Даниил да Россия беренчелеге ярышларында инде берничә мәртәбә җиңүләр яулаган иделәр, бу юлы да көрәш шактый кискен барган. Нәтиҗәдә Виталий Бочкарев өченче мәртәбә Россия чемпионы булды, ә Даниил Павлов көмеш медаль иясе. Тырыш егетләрне зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев